Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанлылар Yardam.ru порталында табибларга рәхмәт белдерә алалар.

Табибка хатны «Табибларга хатлар» сервисы аша язарга мөмкин.

Татарстанлылар Yardam.ru порталында «Табибларга хатлар» сервисы яки yardam@tatar.ru почтасы аша табибларга рәхмәт белдерә алалар.

Коронавирус  шартларында  авыр хезмәтләре өчен табибларга ярдәм итү бик кирәк. Табибларга рәхмәт әйтү өчен исемегезне, хатыгыз багышлаган хастаханәне күрсәтергә, шулай УК, теләгән очракта, шәхси фотосурәтегезне күрсәтергә кирәк. Бу  нибары берничә минут вакытыгызны алачак.

Алынган хатлар Yardam.ru порталында басылып чыга – анда район һәм хастаханәләрнең фильтрлары бар.

Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында уңайлы тормыш Yardam.ru порталында  500дән артык санлы сервис тәкъдим ителгән. Алар арасында әзер ризык, дарулар китерү, психологик ярдәм күрсәтү һәм башкалар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса