Татарстанлылар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү идеяләрен рәсми сайтта тәкъдим итә алалар
Иң яхшы тәкъдимнәр бәйрәм программасына керәчәк.
Сайтта 100tatarstan.ru кире элемтә төймәсе барлыкка килде - татарстанлылар бирегә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча үз идеяләрен җибәрә алалар.
ТАССРның 100 еллыгын ничек бәйрәм итү турындагы тәкъдимне http://100tatarstan.ru/colpage/obratnaya-svyaz формасы аша җибәрергә була. Барлык чараларның да идеяләре каралачак, ә аларның иң яхшылары бәйрәм программасына керәчәк.
Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, “ТАССРга 100 ел” сайты дизайны яңартылды (обновился дизайн.). Кулланучыларга электрон ресурска җайлашырга мөмкин, ә көндәлек яңалыклар мобиль версиядә хәзер кызыклы тарихи фактлар белән үрелеп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа