Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар СНИЛС һәм ана капиталын дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала

Бер ел эчендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге тарафыннан республика халкына күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 52 процентка арткан.

Коронавирус пандемиясе хезмәтләрнең проактив төрләренә күчүне тизләтте. Әйтик, 2020 елда Татарстанда СНИЛС һәм ана капиталын дистанцион рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча координация советының киңәйтелгән утырышында шулай дип белдерде.

«2020 ел иң авыр елларның берсе, ныклыкка сынау булды. Әмма кыенлыклар Пенсия фондының ТР буенча бүлегенә үз функцияләрен башкарырга комачауламады. Пенсия фонды сервислары республика территориясендә проактив нигездә эшли башлады. Хәзер республика халкына пенсия һәм пособиеләр дистанцион рәвештә күчерелә, элегрәк билгеләнгән пособиеләр озайтыла. Бүген безнең белгечләр яңа туган сабыйларга СНИЛСлар, ана капиталын дистанцион рәвештә рәсмиләштерә һәм башка хезмәтләр күрсәтә», - диде спикер.

Узган елда Пенсия фондының ТР буенча бүлеге тарафыннан Татарстан халкына электрон формада 402 мең хезмәт күрсәтелгән, бу 2019 елга караганда 33 процентка артыграк. Гражданнарга барлыгы 523 мең хезмәт күрсәтелгән (үсеш – 52 процент). 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса