Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар көзге сайлауларда Мәскәүнең цифрлы 30 сайлау участогында тавыш бирә алалар

Сайлаучылар өчен мондый мөмкинлек беренче тапкыр барлыкка килде.

Көзге сайлаулар вакытында Татарстан халкы ТР Президентын сайлауда Мәскәүдә цифрлы 30 сайлау участогында тавыш бирә алачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Үз төбәгеңнән читтә тавыш бирү мөмкинлеге Мәскәүдә беренче тапкыр барлыкка килде. Әгәр республикада яшәүче кеше тавыш бирү көннәрендә Мәскәүдә булса, елның иң мөһим вакыйгасыТР Президентын сайлауда катнаша ала. Ә Түбән Кама округы составына керүче 10 муниципаль районның берсендә даими теркәлгән татарстанлылар – Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда", - дип шәрехләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Сайлаучылар исемлегенә цифрлы участокка дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша кертү турында гариза бирергә, аннары бердәм тавыш бирү көнендә участокка килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса