Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар күп функцияле үзәк аша Бөтенроссия халык санын алуда катнаша алачак

Күп функцияле үзәкләрдә стационар постлар эшләячәк.

Татарстан халкы күпфункцияле үзәкләр аша Бөтенроссия халык санын алуда катнаша алачак. Бу хакта ТР да МФЦ директоры Ленара Мозаффарова ведомствоның киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Берничә айдан МФЦда Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен килергә мөмкин булачак. Күп функцияле үзәкләрдә стационар постлар эшләячәк», - дип сөйләде ул.

Мозаффарова билгеләп үткәнчә, гражданнарга шулай ук РФ дәүләт хезмәтләре порталында электрон битне мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге биреләчәк.

«Тулырак мәгълүмат халык санын алу кампаниясе башлануга биреләчәк», - дип ачыклык кертте ул.

КФҮ директоры искә төшергәнчә, 2020 елда Татарстан Президентын сайлаулар һәм Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узган.

«Узган ел күп функцияле үзәк сайлау процессына җәлеп ителде, тору урыны буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итте. Бу очракта без, әлбәттә, республика Үзәк сайлау комиссиясе белән элемтәдә эшлибез, һәм мин бу хезмәттәшлекне нәтиҗәле дип бәялим. Шулай ук безнең белгечләр Россия парламентына сентябрьдә узачак сайлауларны җайга салыр дип өметләнәм», - дип ассызыклады ул.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/05-02-2021/tatarstantsy-smogut-stat-uchastnikami-vserossiyskoy-perepisi-naseleniya-cherez-mfts-5804217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса