Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанлылар Covid-19дан соң тернәкләнү уздылар

Аларның саны ике меңнән артык кеше тәшкил итте.

Татарстанлылар Covid-19 белщн зарарланганнан соң реабилитация уздылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Аларның гомуми саны ике мең кешедщн артып ките.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова сөйләгәнчә, республикада 52 дәвалау учреждениесе, шул исәптән Петровскидагы «Нехама» шифаханәсе татарстанлыларга яңа коронавирус инфекциясе йоктырганнан соң, сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә. Реабилитациянең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим аспект булып тора.

"1 октябрьгә якынча 2,2 мең пациент тернәкләнү узды: чама белән 900 кеше – медицина реабилитациясенең профильле бүлекләрендә, ә 1меңнән артык кеше яшәү урынына якын учреждениеләр базасында дәваланды", – дип билгеләп үтте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса