Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияли ала

Ташламаларны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

Ел саен балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең күләме арта. 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу  арту 4 процент булачак. Шул ук вакытта барлык социаль ташламалар һәм компенсацияләр сакланачак.

Татарстанлылар өчен республика һәм федераль ярдәм чаралары эшли. Шулай итеп, РФ “Мәгариф турындагы закон нигезендә, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ата-ана түләвеннән 100 процентка азат ителгән, күп балалы гаиләләр өчен ата-аналар түләве 50 процентка киметелгән.

Татарстан муниципаль берәмлекләрендә 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләнгән, ул гаилә кеременә бәйле. Аңа бер кешегә туры килгән керем 20 мең сумнан ким булган барлык гаиләләр дә хокуклы. Компенсация керемнәр турында белешмә биргәндә билгеләнә, бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Моннан тыш, республика халкы федераль ташламалардан файдалана ала. Кереме күпме булуга карамастан, кешеләр, РФ “Мәгариф турындагы закон нигезендә, беренче балага ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә хокуклы: дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында ата-ана түләвенең уртача күләменнән 20 процентын. Икенче балага компенсация күләме 50, ә өченче һәм аннан соңгы балаларга – 70 процент тәшкил итә.

Балалар бакчасы өчен ата-анар түләвенең өстәмә компенсациясен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Социаль ярдәм чаралары турында тулырак яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекләрендә белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса