Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен Ана капиталын куллана алалар

Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.

Авыл ипотекасы буенча беренчел кертем сыйфатында Ана капиталын кулланырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Гражданнар ипотеканы еллык 0,1%тан 3%ка кадәр ташламалы ставка буенча ала алалар. Ипотека кредитын җир участогы сатып алу һәм анда торак төзү, яңа төзелештән фатир, әзер шәхси йорт сатып алу, булган участокта торак төзү өчен файдаланырга мөмкин», – дип сөйләде спикер.

М. Мәхмүтов сүзләренә караганда, кредитны түләүнең максималь вакыты 25 ел тәшкил итә. Ташламалы авыл ипотекасы программасында катнашу өчен үз акчаңны, кимендә, 10% күләмендә кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса