Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанлылар 451 сәүдә ноктасында “Татмедиа” газеталары һәм журналларын сатып ала алалар

Басмалар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә, гомуми тираж 225 мең данә тәшкил итә.

Республикада яшәүчеләр 451 сәүдә ноктасында «Татмедиа» АҖ бренды астында нәшер ителә торган газета һәм журналлар сатып ала алалар. Басмалар автоматларда Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлекчәсендә, шулай ук кибетләрдә, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителә.

Бөгелмәдә дәмондый нокталар җитәрлек. Мәсәлән: “Бөгелмә авазы” һәм “Бугульминская газета”ларны Гафиятуллин урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан редакциянең үзендә, басма периодиканы сатучы супермаркетларда, “Хлебный дворик” һәм “Пестречинка” сәүдә челтәрләрендә, “Чародейка” кибетендә, шулай ук шәһәр һәм районның почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта тагын берничә сәүдә челтәре: “Изобилие” кибетләре челтәре, Бөгелмә сөт комбинаты сөт продукциясен сата торган киосклар һәм башкалар белән килешүләр төзү бара.

Төп социаль бурычбезнең газета-журналларны республика халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындырган басма продукция сатып алуын телибез. Совет чорында Казанда газет киосклары күп булган, әмма аларның саны вакытлар узу белән кимегән. Безнең басмаларга махсус урын табарга дигән карар кабул ителде. Мондый хәл Татарстан халкына безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз табарга мөмкинлек бирәчәк,” – дип сөйләдеТатмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүген Татмедиа АҖнең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, ун радиоканал, Интернет челтәрендә 80 сайт, Татар-информмәгълүмат агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә басыла. 2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның гомуми тиражы 225 мең данә тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса