Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар ярдәме су басудан зыян күргән Тугыз авыл халкын куандырды

Казан мәчетләрендә җыелган гуманитар ярдәм, Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирма биргән бәрәңге, "Ак Барс Холдинг"ка кергән ширкәтләр әзерләгән азык-төлек 12 июнь Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылына килеп җитте. Тугыз авылында Татарстаннан килгән гуманитар ярдәмне алырга дип клубка килгән өлкән яшьтәге апа: "Без татарларга гына кирәк икәнбез"...

 

Казан мәчетләрендә җыелган гуманитар ярдәм, Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирма биргән бәрәңге, "Ак Барс Холдинг"ка кергән ширкәтләр әзерләгән азык-төлек 12 июнь Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылына килеп җитте.

Тугыз авылында Татарстаннан килгән гуманитар ярдәмне алырга дип клубка килгән өлкән яшьтәге апа: "Без татарларга гына кирәк икәнбез" дип такмаклап-такмаклап әйтеп чыгып китте. Бу апаның әлеге сүзләре Төмән өлкәсе хакимиятләренең Тугыз авылында су басудан зыян күргәннәргә исләре китмәгәнне күрсәтеп тора.

Тугыз авылы Вагай районына карый. Бу районнан комиссия килеп тикшереп йөрүгә ике атна узуга карамастан, әле бүгенгә кадәр Тугыздагы матди зыянның ничек капланасы, кулларына ничә сум акча аласы билгеле түгел.

10 июньдә Татарстаннан чыгып киткән ярдәм 12 июнь көнне Тугызга килеп җитте. Ике зур машина ике көндә ике мең чакрымлап ара узды. Машиналарга кием-салым, урын-җир япмалары, тормыш-көнкүрештә башка кирәк-яраклар һәм 18 тонна бәрәңге төялгән иде.

Авыл халкы җыелып татарстаннар ярдәмен каршы алды. Машиналар туктау белән алар шунда ук ярдәмне бушату эшенә дә кереште. Шул ук көнне бозылырдай азык-төлекне халыкка тараттылар.

Тугызлар өйләренә кайтканда мәчетләргә китергән ярдәм өчен Казан халкына да, бәрәңге җибәргән Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирмага да, азык-төлек өчен "Ак Барс Холдинг"ка кергән ширкәтләргә дә рәхмәтләрен укый-укый таралышты.

"Су басып безнең бөтен нәрсәбез - малларга дигән ашлыгыбыз да, утыртыр өчен бәрәңгебез юкка чыкты. Әле күпләр бәрәңге утырта алмый, чөнки җирләре нык дымлы", диде зыян күргән Роза Зәйдуллина.

"Әгәр синең өеңдә идәнеңнән 1,5 метр су чыгып тора икән, моннан да куркыныч хәл юк. Өйгә ясаган ремонт та юкка чыкты, йорт җиһазларына, көнкүреш техникасына зыян килде. Без йорт җиһазларын кредитка алган идек бит. Хәзер барыбер кредит акчасын ай саен түләп торырга кирәк. Ике мең чакрым ераклыкта ярдәм кирәк икәнен аңлауларына без бик куандык", дип сөйли Рузилә Әминова.

Ярдәм килгән көнне авыл клубына халык агылды. Ярдәмне кулларына алганнар ишетми калган күршеләренә кереп шатлыкларын уртаклашты, тизрәк клубка барырга өндәде.

Килгән бәрәңгене теләгән кеше күпме кирәк шуның кадәр ала ала. Татарстаннар күчергән 200 мең сумга якын акчаны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә бүләргә дип карар кылдылар.

Ике мең чакрым үтеп килгән ярдәм Тугызга гына түгел, ә Иртеш елгасы буена урнашкан су басудан зыян күргән тагын биш авылга таратылачак.

Себердә яшәүчеләр татарстаннарның ярдәм әзерләве турында интернет аша хәбәрдар иде. Алар бу ярдәмне озак көтте. Мәчетләрдә ярдәм май уртасына ук җыелып бетүгә карамастан аны җибәрү сузылды. Узган атнаның пәнҗешәмбесенә кадәр ярдәмнең кайчан китәсе, ничә машина барасы дә тәгаен генә билгеле түгел иде. Апрель уртасында Тугыз авылы аша агучы Агыт елгасы ташыды. 158 өй су эчендә калды. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына су керде. Су киткәнче ​53 кеше мәктәп интернатында, калганнар туган-тумачаларында көн күрде, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы" http://www.azatliq.org/z/573.html.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса