Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанлылар Россиядә Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итә

Казанда узган "Татарстан Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасының III конференциясендә Александр Сидякин Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан сайланган депутатлар илдә тагын бер бәйрәм датасы - Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итүен әйтте. Александр Сидякин РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, ул шулай ук Россиянең Әтиләр берлекләре төбәкара ассоциациясе рәисе. "Хәзер без Россия...

Казанда узган "Татарстан Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасының III конференциясендә Александр Сидякин Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан сайланган депутатлар илдә тагын бер бәйрәм датасы - Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итүен әйтте.

Александр Сидякин РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, ул шулай ук Россиянең Әтиләр берлекләре төбәкара ассоциациясе рәисе.

"Хәзер без Россия Президентының Әтиләр көнен бәйрәм итү датасын билгеләү турындагы указын көтәбез. Үткән сайлаулар мәшәкате аркасында әлеге мәсьәлә кичектерелеп торды. Шулай да агымдагы ел азагына кадәр алга китеш булыр дип уйлыйм", - диде Александр Сидякин.

Аның сүзләренчә, республикага Универсиада кебек уңышлы проектлар белән генә түгел, ә гаиләләрне саклап калуда да башка тәбәкләргә үрнәк булырга кирәк. Аерылышырга карар кылган ир белән хатынга дуслашу өчен бирелгән срокның озынайтылуы турында Татарстан законы, әйтик, шундый уңай мисалларның берсе, дип исәпли депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf