Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә

6 апрельдән республикада һава торышы 0 градустан күтәрелә башлый. Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте. "Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6...

6 апрельдән республикада һава торышы 0 градустан күтәрелә башлый.

Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.
 
"Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген уза икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.
 
Интернеттан да якынча фаразларны карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый дип язылган. Әгәр шулай икән, без март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу - республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз", - диде Шайтанов.
 
Галимнең күпьеллык күзәтүләре буенча, басуда кардан ачылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эреп бетә. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.
 
 
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/30/160994/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса