Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанга февральгә кадәр коронавирустан 190 мең доза “Спутник V” вакцинасы кайтачак

Риск төркеме һәм теләк белдерүче татарстанлыларны вакцинацияләячәкләр.

Татарстанга коронавирус инфекциясеннән "Спутник V" 190 мең доза вакцина киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Бездә шактый интенсив прививка кампаниясе булачак. Февральгә кадәр   190 мең дозаны бездә яшәүчеләргә кертергә кирәк булачак, дип билгеләп үтте спикер.

Министр урынбасары сүзләренчә, иң еш социаль контактлары булган кешеләргә беренче булып ясаячаклар. Элегрәк Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, беренче чиратта нинди төркемнәр вакцинацияләнергә тиешлеген хәбәр иткән иде. Әмма республиканың башка халкы да Covid-19 дан прививка ясату теләге турында белдерә ала. Бу хакта поликлиникага Спутник V керүе турында билгеле булгач хәбәр итәргә кирәк.

Вакцина булган очракта, теләкләре кире кагылмаячак, дип билгеләде Абашев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинациянең ирекле булуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса