Татарстанга – 219 миллион сум
Татарстан Республикасына җирлекнең социаль-икътисади үсеш буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен 219 миллион сум дотация бүлеп бирелгән.
Бу хакта РФ Хөкүмәтенең бастырылган документында әйтелә. Төбәкләрнең 2014 елдагы социаль-икътисади үсеше буенча 5 млрд. сум акча илнең 20 төбәгенә бүлеп бирелә. Беренче өчлектә - Тула, Архангельск һәм Ленинград өлкәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа