Татарстандагы йөрәк-кан тамыры үзәкләренә һәм онкодиспансерларга 3 миллиард сум бирәләр
Татарстан илдә сәламәтлек саклауның дөрес системасын төзүдә сынау төбәге булырга мөмкин, дип белдерделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Татарстан илдә сәламәтлек саклауның дөрес системасын төзүдә Россиянең сынау төбәге булырга мөмкин. Республикадагы йөрәк-кан тамыры үзәкләренә һәм онкодиспансерларга 3 миллиард сум бүлеп бирәчәкләр. Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева журналистларга шулай дип белдерде.
«Россия, сәламәтлек саклау илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстандагы медицинаны үстерү стратегиясен хуплады. Татарстан йөрәк-кан тамыры үзәкләрен яңадан җиһазландыруга – 2 миллиард сумга якын, онкология хезмәтенә (республиканың өч онкодиспансерында яңа җиһазлар урнаштырылачак) 1,5 миллиард сум акча алачак", - диде Татьяна Яковлева.
Өч ел дәвамында Татарстандагы балалар поликлиникаларына ел саен 183әр миллион сум бүлеп биреләчәк. «Акчаны яңадан җиһазландыруга гына түгел, ә медицина хезмәте күрсәтү системасына да бирәбез. Татарстан илдә сәламәтлек саклауның идеаль системасын төзүдә сынау төбәге булырга мөмкин», - дип аңлатты министр урынбасары.
- 2024 елга кадәр Хөкүмәт Россия сәламәтлек саклау системасына 1 триллион 366 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Шуның 965 миллиарды - онкология системасына дигән акчалар.
«Төбәк бюджетыннан да, федераль казнадан зур акчалар бүленә. Моның нәтиҗәсе булырга тиеш», - дип искәртте Татьяна Яковлева.
Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа