Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда йөз мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар

Юбилейлы прививканы 45 яшьлек Алексей Иванов алган.

Татарстанда коронавирустан «Спутник V» вакцинасын йөз меңенче кешегә ясаганнар. Юбилейлы прививканы Казанда яшәүче электромеханик, 45 яшьлек Алексей Иванов шәһәрнең 10 нчы поликлиникасында алган.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 13 мартка Татарстанда 101 428 кеше прививка ясаткан, 41 477 кеше икенче дозаны алган.

Татарстанда 115 822 дозаның 87,6 проценты кулланылган. Республикада вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли. Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан язылып яки медицина учреждениесенә шалтыратып, барлык сырхауханәләрдә дә прививканы һәр көне ясатырга була. 

«Вакцина ясаганнан соң беренче өч көндә грипп симптомнары булырга мөмкин — инструкциядә шулай язылган һәм бу нормаль реакция. Кыска вакытка температура күтәрелергә мөмкин, әгәр 38 градустан артса, парацетамол эчәргә киңәш итәбез», — ди 10 нчы поликлиниканың эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Светлана Михайлова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса