Татарстанда йөк машинасы юл читенә очып төшкән һәм йөртүчесе зыян күргән
Юл-транспорт фаҗигасе кичә иртән Колмәт авылыннан чыгу юлында булган.
Сарман районында йөк машинасы трассадан читкә чыгып очкан, шоферын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта авариянең шаһитләре хәбәр итте.
Юл-транспорт фаҗигасе кичә иртән Колмәт авылыннан чыгу юлында булган. Шаһитләр әйтүенчә, йөк машинасы тизлеген арттырган һәм кюветка ауган.
61 яшьлек йөртүче зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа