Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр яңалыкларны YouTube һәм «ВКонтакте» дан эзли

Мәгълүматны кайдан карау яшькә дә бәйле.

Интернетта Татарстан халкы өчен мәгълүмат алуның төп каналлары-YouTube видеохостингы һәм «ВКонтакте»социаль челтәре. «ПромРейтинг» агентлыгы татарстанлыларның мәгълүмати өстенлекләре рейтингын әзерләгән.

Сораштырылучыларның 38,5%ы интернет-яңалыклар чыганаклары арасында YouTube ны, ә 37,1% ы «ВКонтакте»ны атаган. Топ-5кә шулай ук 26,9% мәгълүмат сайтлары, 25,2% интернет-форумнар һәм 23,3% Telegram мессенджерлар кергән.

Теге яки бу медиа сайлап алуда яшь үзенчәлекләре аеруча ачык күренә. 14-17 яшьлек яшүсмерләр мәгълүматны күбесенчә “ВКонтакте” дан ала – сораштырылучыларның 60,8% ы әлеге социаль челтәрне атаган.

Әмма 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында бу ресурсның популярлыгы 50,9% ка кадәр кими. Хәер, 55тән өлкәнрәкләр арасында ул яңадан төп яңалык каналына әверелә, тик аларның 35,3% ы өчен генә.

YouTube ка, мәгълүмат чыганагы буларак, 18-24 һәм 25тән 35 яшькә кадәрге кешеләр өстенлек бирә-55,6% һәм 41,0%. Яшүсмерләргә дә ул кызыклы – 51,0%, әмма өлкән яшьтәге вәкилләр арасында популяррак.

Telegram-каналлар яңалыклар чыганагы буларак 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим – аларны 35,3% һәм 36,1% респондентлар искә алды. Ә мәгълүмат сайтлары 36дан 45кә кадәр һәм 46дан 55 яшькә кадәрге кешеләргә аеруча кызыклы.

Интернет-форумнар яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөһим (33,3% һәм 32,4%), әмма бер төркем өчен дә Төп яңалыклар каналы булып тормый. Өлкән яшьтә, күрәсең, Татарстан буенча топ-5кә кермәгән мәгълүмат чыганакларының популярлыгы арта.

«Сораштыру бу елның 25 гыйнвар-10 февралендә интернет челтәреннән файдаланучылар арасында онлайн-анкета ысулы белән үткәрелде», – дип билгеләп үтте аналитиклар.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-02-2021/v-seti-zhiteli-tatarstana-ischut-novosti-v-youtube-i-vkontakte-5807581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса