Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр өчен “цифрга” күчү куркынычсыз узды

2019 елның октябрендә Татарстанда мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларның аналоглы эфир тапшыруларын сүндерделәр.

“Цифралы телевидение”гә күчү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, аларның барлыгы 87. Алар республика халкының 99,3% ын цифрлы телевидение белән колачлый. Объектларның һәрберсе реаль вакыт режимында күзәтелә.

Телеканалларны цифрлы сыйфатта карау өчен дециметрлы яки дулкынлы антенна һәм телевизор кирәк. 2012 елдан соң сатып алынган телевизор булса, ул цифрлы телевидениене карау өчен кирәкле DVB-T2 стандартын хуплый. Әгәр сезнең телевизорыгыз искебулса, сезгә сәүдә челтәрендә DVB-T2 стандартына ярдәм итүче махсус приставка кирәк булачак, - дип сөйләде РТРС РТПЦ филиалы директоры Владимир Якимов.

Әгәр дә телевизор караучы авыл җирендә үз йортында яши икән, аңа антена сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итәргә, я коммерция фирмасына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Антенналар көчәйткеч һәм аннан башка була. Кибеткә барыр алдыннан телевизор сигналын кабул итәчәк йортыгыздан якындагы телебашняны билгеләргә кирәк. Цифрлы эфир телевидениесе карта.ртрс.рф. сайтында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредә кирәкле объектка кадәр ераклыкны белергә мөмкин. Антенна, һичшиксез, 4-10 метр биеклектәге йорт түбәсендә булырга һәм якындагы телебашняга юнәлтелергә тиеш.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса