Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яңартылган янгын сүндерү хезмәте эшли башлады

Республикада заманча җиһазлар белән янгын сүндерү частьлары ачыла, ә ашыгыч чакырулар хезмәтендә хәзер диспетчерлар гына түгел, сурдотәрҗемәчеләр дә эшли.

Бүгенге көндә Татарстанда 997 янгын сагы бүлекчәләре һәм авария-коткару формированиеләре эшли. Алар шул рәвешле, шәһәрләрдә янгын урынына ун минуттан артык булмаган вакыт эчендә, ә авыл җирендә егерме минут эчендә барып җитәргә мөмкин.

2017 елдан башлап, өч ел эчендә, Татарстан территориясендә 17 меңнән артык янгын булган, аларда 460 кеше һәлак булды, тагын 758 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Бу ел башыннан алып, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча,  янгыннар саны кимегән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгыннарның иң еш сәбәбеут белән саксыз эш итү. Хәлне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр яки шаһитларның янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен нинди номерга шалтыратырга белмәүләре ачыклана.

Ә бит республика территориясендә инде ун ел «ашыгыч чакырулар хезмәте – 112» эшли. Үзәк ачылганнан бирле линиягә 14 миллионнан артык шылтырату килгән. Бүген 112 хезмәте Татарстанның барлык ашыгыч хезмәтләре – янгын сагы, полиция, авария-газ хезмәте һәм медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.

«Ашыгыч чакырулар хезмәте – 112» ТР ДБУ директоры Ольга Лозовая хәбәр иткәнчә, хәзер шылтыратуларны кабул итү ике үзәктә – Казанда һәм Чаллыда алып барыла. Шылтыратулар бушлай һәм барлык мобиль һәм чыбыклы элемтә операторларыннан кабул ителә

Диспетчерлар абонентлар белән рус телендә генә түгел, чит телләрдә дә сөйләшүләр алып бара. Үзәкнең соңгы яңалыгысаңгырауларга консультация бирүче сурдотәрҗемәчеләр пәйда булды, – ел башыннан үзәк шундый 287 гариза эшкәрткән инде.

2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эксплуатацияләүнең барлык чик срокларын эшләгән янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт ясау программасы старт алды. Ике ел эчендә 80 берәмлек янгын-коткару техникасы икенче гомер алды. 2020 елга тагын 48 янгын сүндерү автомобилен капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Татарстанда барлыкка килү ихтимал булган куркынычларга туры китереп җиһазландырылган көчләрне һәм чараларны үстерү, камилләштерү дәвам итә, мониторинг, хәбәр итү, элемтә чараларының, кирәкле мәгълүмат базасының заманча системалары булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса