Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә почта һәм күпфункцияле үзәкләрнең ничек эшләячәге билгеле булды

Яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле, Татарстан Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы почта бүлекчәләре һәм КФҮ офислары эшендәге үзгәрешләр турында хәбәр итә.

31 декабрьдә почта бүлекчәләре тиешледән бер сәгатькә кимрәк эшләячәк. Тәүлек буе эшли торган бүлекләр 1 гыйнварда 10.00 сәгатьтә ачылачак, ә калганнары 1, 2 һәм 7 гыйнварда эшләмәячәк. Бу көннәрдә корреспонденция һәм басмалар да китерелмәячәк.

Ә 3, 4, 5, 6, 8, 9 һәм 10 гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк.

КФҮ офисларына килгәндә, Татарстанда алар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ябык булачак. Шул ук вакытта якшәмбе, 27 декабрь, алар өчен эш көне, әмма бер сәгатькә кыскартылган.

Бөгелмәдә КФҮ 9:00дән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Район филиалларында эш көне 27 декабрьдә 8:00дән 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, – дип аныклыйлар Татарстан Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса