Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ВИЧ белән авыручылар саны арткан

Роспотребнадзор экспертлары 2018 елның беренче яртыеллыгында вируслы авырулар мониторингы буенча йомгаклар ясады.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 ел башыннан ВИЧ белән авыручылар саны 11,5 процентка арткан. Шулай ук хастаханәдән тыш пневмония белән чирләүчеләр саны 60 процентка һәм вируслы хроник гепатит белән авыручылар 33 проценттан арткан. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2018 елның беренче яртыеллыгында вируслы авырулар мониторингы йомгаклары буенча хисапта әйтелә.

Шулай ук белгечләр вируслы кискен А гепатиты белән чирләү дүрт тапкыр чамасы, энтеровируслы инфекция белән 62,3 процентка, гонококколы инфекция белән 30,2 процентка, лямблиоз һәм токсокароз белән 28,6 процентка, җил чәчәге белән авыручылар 22,9 процентка кимегәнлеген билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6