Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлек эчендә 59 кеше коронавирус йоктыруы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 9 044 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 59 яңа очрагы теркәлгән. Ике очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Ун кеше хастаханәгә урнаштырылды, 49 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе 30-50 яшьлек кешеләр арасында ачыкланган, алар 19 кеше. 50дән 60 яшькә кадәр һәм 60тан 70 яшькә кадәргеләр арасында авыручы 14шәр кеше билгеле.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 40 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яшел Үзән (өч кеше) район алда бара. Алабуга, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы икешәр кеше бар. Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7 979 сәламәтләнгән, шул исәптән 46 кеше узган тәүлектә. 

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган. 

1969 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Аны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның йөрәк һәм хроник авырулары булу сәбәпле, хәле начарланган.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса