Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 46 млн. сумлык техника сатып алачаклар

Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды.

Татарстанда урманнарның мәйданын арттыруга бер елда 197 млн. сум тотылачак, шул исәптән техника сатып алуга – 46,4 млн. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Чаралар «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты, «Урманнарны саклау» федераль проекты, «Экология» дәүләт проекты кысаларында уздырыла.

«Төп максат – 2024 елга 100% нисбәтендә урманнарны кисү һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнде. Беренче күрсәткеч – бу «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте. 2020 елда әлеге күрсәткеч 69,8% тәшкил итә», – диде спикер.

Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Әлеге чорда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылды, урман үрчетү 103, катнаш урман торгызу – 9 гектарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса