Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда “Урман утырту көне” үткәрү датасын билгеләделәр

Быел табигатьне саклау акциясе Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.

Быел Татарстанда Урман утырту көне табигатьне саклау акциясе шимбә көнне, 25 апрельдә узачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын имзалады.

Урман атнасы 2020 табигать саклау акциясе, үз чиратында, 3-11 октябрьдә узачак, диелә республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган документта.

Акцияләр урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максатыннан гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да оештырылачак.

Ике чарада да республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, муниципаль берәмлекләр һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре катнашачак. Аларны үткәрү өчен җаваплылык ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узачагын хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса