Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда туйларга да тикшерүчеләр килүе ихтимал

Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре сәүдә нокталарын, хәтта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә - кафе, рестораннарда барган банкетларны ныклап тикшерергә кереште, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" газетасы. Бу чаралар 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хикмәт шунда, бу чорда легаль булмаган алкоголь белән көрәш буенча ункөнлек игълан ителгән.


"Әгәр табыннарда контрафакт спиртлы эчемлекләргә юлыгабыз икән, административ тикшерүдән соң, гаеплеләрне штрафлар көтә. Гражданнар өчен аның күләме - 4-5 мең сум. Өстәвенә, легаль булмаган алкоголь кеше сәламәтлеге өчен зыянлы да булса, закон бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак", - дип кисәтә дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса