Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия конкурсы узачак

Конкурсның максаты-туган тел укытучыларының статусын күтәрү,педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел»мастер-класс Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста җиңүчеләрне тантаналы шартларда 24 мартта академия базасында бүләкләячәкләр.

Конкурс 2012 елдан башлап «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурсның максаты-Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, Туган тел укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурсның финалына унҗиде татар теле, унысы — рус теле, алтысы — Чуваш, дүртесе — мари һәм икесе мордва теле укытучысы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса