Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган машина автовозга бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе баш сөяге-баш мие җәрәхәте алган, бот сөяген сындырган.

Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган чит ил машинасы автовозга килеп бәрелгән. Бу хакта фаҗига урыныннан «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.


Авария Алабуга-Ижау трассасында булган. «Фольксваген» йөртүчесе сүзләренчә, автомобильнең тәгәрмәче шартлаган, машина каршы як полосага чыккан һәм шунда фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.


Авария нәтиҗәсендә автоледи машинасында кысылып калган. Зыян күргән кызга ярдәм итү өчен 6 нчы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырганнар. Аны автомобильдән чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса