Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда, трактор астында калып, 4 яшьлек бала үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор...

 

Юл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана.

Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор кабинасында йөртүчедән тыш бала белән хатын-кыз да булган. Бала урында ук җан биргән. Аның әнисенең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ир-ат бераз гына җәрәхәт алган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек булган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса