Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда “Тәмәкесез яшьләр” темасына иншалар бәйгесе бара

Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе 10-11 сыйныф укучылары өчен "Тәмәкесез яшьләр" темасына иншалар бәйгесе игълан итте. Бәйге 10 ноябрьдә башланды, иҗади эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Мәгълүм булганча, һәр елны ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне, быел...

Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе 10-11 сыйныф укучылары өчен "Тәмәкесез яшьләр" темасына иншалар бәйгесе игълан итте. Бәйге 10 ноябрьдә башланды, иҗади эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Мәгълүм булганча, һәр елны ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне, быел ул 17 ноябрьгә туры килә. Тәмәке тартуга каршы көрәш йөзеннән ел саен 31 май - Бөтендөнья тәмәкесез көн булып санала. Шушы даталар уңаеннан оештырылган бәйгегә нәтиҗә 2017 ел башында ясалачак. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган укучы яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6