Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 55 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Иллеләп кеше, саклык чараларын үтәмичә, республика чикләрендә инфекция йоктыручылар белән элемтәгә кергән.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда табиблар коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагын ачыклаган, дип хәбәр итә оперштаб.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, ә калган иллеләп кеше, саклык чараларын үтәмичә, шул исәптән битлек кимичә яки социаль дистанцияне үтәмичә, элемтә нәтиҗәсендә эләктергән.

Соңгы 24 сәгать эчендә 10 кешене медицина учреждениесенә озатырга, калганнарын өй шартларында күзәтергә дигән карар кабул ителгән..

Авыруның географиясе буенча караксак, республиканың 13 районы рейтингка керде. Казан чираттагы мәртәбә алда бара, анда 36 авыручы, дүртесе Яшел Үзән районында, өчесе – Лаеш, икешәр кеше – Кама Тамагы һәм Буа районнарында, шулай ук Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында яшәүчеләр. Бөгелмә районы бүген бу исемлектә  юк.

Яңа пациентларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр.

11 ноябрьгә Татарстанда 8 985 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлек эчендә 7 933 кеше, шул исәптән 63 е – узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса