Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда «төбәк белән идарә итү үзәге» барлыкка киләчәк

Ул «Цифрлы икътисад»милли проекты кысаларында оештырылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада «регион белән идарә итү үзәге» (ЦУР) булдыру турында боерыкка кул куйды. Ул «Цифрлы икътисад»милли проекты кысаларында оештырылачак.

Үзәк рәисе итеп республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяны билгеләргә тәкъдим иттелде.

«Халык контроле» ТР ДМС «кире элемтәнең цифрлы платформасын куллануны да эченә алып, ЦУР проектын гамәлгә ашыру өчен  мәгълүмат системасы базасы»булачак.

Үзәкне булдыруга «Диалог»иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә санлы проектларны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешманы җәлеп итү турында Карар кабул ителде.

ЦУР проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса