Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда сайлау участокларына тавыш бирү өчен берьюлы 12дән дә артык кешене кертмәячәкләр

Барлык тавыш бирүче гражданнарга да, температураны үлчәп, битлекләр, перчаткалар, ручкалар өләшәчәкләр.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 8-12дән артык кеше кертелмәячәк.


«Тавыш бирү бүлмәсенә керү юлында барлык катнашучыларга да температура контроле үткәреләчәк. Шулай ук сайлау участокларында дезинфекцияләүче келәмнәр, антисептик чаралар урнаштырылачак, дистанцияне үтәү өчен 1,5 метр арада тамга билгеләнәчәк, ә яшерен тавыш бирү өчен кабиналар алгы пәрдәсез булачак», – дип билгеләп үтте спикер.


Шулай ук “Роспотребнадзор” таләбе буенча биналарны дезораторлар белән чистарту һәм мәҗбүри җилләтү каралган.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә катнашучылар паспортын сайлау комиссиясе әгъзасы кулына тапшырмаячаклар, бары тик документны ачып күрсәтү генә дә җитә. Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса