Татарстанда татар теленнән "Бердәм диктант"ны 95 кеше "бишле"гә язган
Татар теленнән грамоталыкны тикшерү акциясе 23 апрельдә Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә узды. "Бердәм диктант" татар теленнән грамоталыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның 10 проценты (95 кеше) иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.Искәртеп үтик: акция 23 апрельдә КДМУ инициативасы белән Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә узды. Акцияне ТР Дәүләт Советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы,...
Татар теленнән грамоталыкны тикшерү акциясе 23 апрельдә Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә узды. "Бердәм диктант" татар теленнән грамоталыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның 10 проценты (95 кеше) иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.Искәртеп үтик: акция 23 апрельдә КДМУ инициативасы белән Казанда һәм ТРның башка шәһәрләрендә узды. Акцияне ТР Дәүләт Советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Татмедиа" АҖ , мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең танылган шәхесләр хуплап алды."Бердәм диктант" беренче тапкыр оештырылуга карамастан, анда 900 гә якын кеше катнашты. Алар арасында - студентлар һәм укучылар, табиблар һәм укытучылар, китапханәчеләр, ата-аналар, пенсионерлар.
Оештыручылар сүзләренчә, нәтиҗәләр яхшы: катнашучыларның 10 проценты (95 кеше) диктантны "бишле"гә язгын, 30 проценты (276 кеше) - "дүртле"гә. Диктантны бигрәк тә мәктәпне яңа тәмамлаган укучылар - хәзерге студентлар яхшы язган.Беренче карашка, диктант тексты катлаулы түгел, пунктуация хаталары аз түгел. Нигездә, кирәкле тыныш билгеләре төшеп калган яки өтер белән алыштырылган. Орфографик хаталарга килгәндә, алар ул кадәр күп түгел. Шулхәтле, шулкадәр кебек сүзләрне аерым язу һәм да-дә, та-тә кисәкчәләрен кушып язу, "һ" хәрефен "х "га һәм "ң" хәрефен "н" га алыштыру очраклары бар. Татар хәрефләре "ә", "ө" һәм "ү" хәрефләрен язганда хаталар юк диярлек.
Диктантны бик яхшы билгесенә язучыларны 19 майда КДМУ ның төп бинасында бүләкләячәкләр, диделәр вузда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа