Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган массакүләм чаралар август якынлашкач уздырылачак
Яңалыклар

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган массакүләм чаралар август якынлашкач уздырылачак

Хәзер чаралар онлайн-режимда, нигездә, Ютуб-каналның турыдан-туры эфирында я социаль челтәрләрдә уза.

Онлайн-конференциядә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган массакүләм чаралар август аена якынлашкач үткәреләчәген хәбәр итте.

"Җәйнең икенче яртысында без массакүләм чаралар үткәрә алырбыз дип өметләнәм. Алар август җиткәндәрәк башланачак", – диде Әюпова.

Хәзер чаралар онлайн-режимда, нигездә, Ютуб-каналның турыдан-туры эфирында, йә социаль челтәрләрдә уза.