Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тагын 89 кеше коронавирус йоктырган

Ике очрак читтән кертелгән, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 89 очрагы ачыкланды. Татарстанның ике кешесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«15 кеше хастаханәгә салынган, 74 кеше өйдә дәвалана», диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Авыручыларның иң күбе (39 кеше) 30-50 яшьлекләр арасында. 53 очрак Казанга, 11 очрак Яшел Үзән районына, бишесе Саба районына туры килә. Өчәр очрак Чаллыда һәм Буа районында теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле Татарстанда 11,1 мең кеше авырды, 9,7 меңе терелде, аларның 95 кеше  узган тәүлектә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса