Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 043 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«21 кеше хастаханәгә озатылган, 12 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 11, Лениногорск районында — 4, Чаллы шәһәрендә һәм Түбән Кама районында — өчәр, Әлмәт һәм Лаеш районнарында — икешәр, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 043 очрагы теркәлгән, 17 981 кеше (шуларның берсе — узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса