Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда табиблар «COVID-19»ның үлем белән тәмамланган берьюлы өч очрагын теркәгән

Коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 21 кешегә җитте.

Татарстанда табиблар “COVID-19”ның үлем белән тәмамланган өч очрагын. теркәгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 21 кешегә җиткән.

"Өч пациентның да үлеменең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәләре белән расланган билгеләнгән", – дип аңлатты ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

   Югары Ослан районында яшәүче 1954 елда туган хатын-кыз республика клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан 2 июньдә китерелгән. Ике яклы полисегментар пневмония  диагнозы белән аны, расланган маршрут нигезендә, шул ук көнне Казан шәһәренең 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә салынды. Кайбер хроник авырулары да булган. 18 июньдә, сулыш алуы авырлашу сәбәпле, реанимация бүлегенә күчерелә, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Үлем 29 июньдә кан йөреше тукталу нәтиҗәсендә килеп чыга.

   29 июньдә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә шул районда яшәүчене салалар. Вируслы пневмония белән авыручыда коронавирус йогышы ачыкланган. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. 2020 елның 6 июлендә вафат була.

   2 июльдә 1992 елда туган Биектау районында яшәүче кеше COVID-19 вирусы белән авырган. Пневмония һәм коронавирус йогышы белән аны республиа клиник хастаханәсенең вакытлы  госпиталенә китерелә. Пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган, бөер терапиясе үткәрелгән. Кайбер җитди хроник авырулар булу хәлне катлауландыра.8 июльдә ул вафат була.

Һәммәсенең дә туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса