Татарстанда сыерны МЧС ярдәмендә коткарганнар
Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә яшәүчеләр 112 телефонына шалтыратып, канализация чокырына сыер төшкәнне әйтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә. Коткаручылар килеп җиткәндә, сыер биш метр тирәнлектәге канализация коесында була. Алар комаучаулый торган агачны кисә, коега төшә, кран-манипуляторның...
Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә яшәүчеләр 112 телефонына шалтыратып, канализация чокырына сыер төшкәнне әйтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә.
Коткаручылар килеп җиткәндә, сыер биш метр тирәнлектәге канализация коесында була. Алар комаучаулый торган агачны кисә, коега төшә, кран-манипуляторның арканнарын сыер астына кертә һәм аны өскә чыгара. Коткару операциясе өчен бер сәгатьтән артык вакыт китә.
Хайван исән-имин килеш хуҗасына тапшырыла.
Светлана БЕЛОВА, Гөлшат ГАНИЕВА.
татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа