Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда “СОVID-19”ның яңа 23 очрак теркәлгән

Республикада таҗ ясау инфекциясе тарала башлаганнан бирле 7 мең 183 кеше авырган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 23 очрагы теркәлде. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның 1се читтән китерелгән, 22е элемтәләр нәтиҗәсе. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйләрендә дәвалану ала, – диелгән хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

Балигъ булмаганнар арасында авыручылар юк

18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 7
50 яшьтән 60 яшькәчә – 4
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән 90 яшькәчә – 1 кеше

90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында шулай ук авыручылар юк

Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:

Казанда – 14

Әлмәттә – 3

Югары Осланда – 1

Биектау районында – 2

Яшел Үзән районында – 1

Кукмарада – 1

Лаеш районында – 1

28 сентябрьдә Татарстанда 7183 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

Бөтен чорда 6054 кеше савыкты, шул исәптән 6 тәүлек эчендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса