Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

8 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 048 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өендә дәвалана», диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (45 кеше), 50-60 (20 кеше) һәм 60-70 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган.

Иң күп авыручылар (44 кеше) Казанда теркәлгән. Чаллыда Covid йоктыруның җиде очрагы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Түбән Камада алты очрак теркәлгән.

8 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 048 тапкыр куелган. 9 642 кеше (шуларның 93е – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса