Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 67 яңа очрагы ачыкланган

Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 67 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Алты кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 50-60 (17 кеше), 60-70 яшь (9 кеше), 18-30 (8 кеше) һәм 70-80 яшь (5 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казан шәһәрендә (49 очрак) ачыкланган. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яр Чаллы (4 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 мең 111 очрагы теркәлгән, 8 мең 28 кеше (шуларның 49ы – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса