Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган
Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 305 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», – диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше) һәм 60-70 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. 9 пациент – 50-60, тагын сигезе – 18-30, дүртесе 70-80 яшьтә, икесе балигъ булмаган балалар һәм тагын берсе 80 яшьтән өлкәнрәк.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (48 очрак) алда бара. Биектау районында – өч, Чүпрәле һәм Нурлат районнарында – икешәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.
Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 305 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган. 8 174 кеше (шулардан 46 кеше – узган тәүлектә) терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа