Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

Аларның дүртесе чирне читтән ияртеп кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган, аларның дүртесе чирне читтән ияртеп кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 43 кеше өендә дәвалана», дип белдерделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган – алар 17 кеше. Инфекция йоктыручыларның 50-60 һәм 60-70 яшь икесендә дә унбер кеше аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә. Биредә 28 кеше инфекция эләктергән. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Нурлат районы (анда алты очрак теркәлгән) әйдәп бара. Югары Ослан районыннда – 5 кеше, Әлмәт районында – 4 очрак ачыкланды. Чаллыда, Буа һәм Кама Тамагы районнарында – икешәр, Арча һәм Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 042 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 6 мең 893 пациент (шуларның 45е – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса