Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кеше Covid-19 коронавирус йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7448 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. 3 кеше инфекцияне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«3 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйләрендә дәвалана», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (17 кеше) аралыгында ачыкланган. Инфекция йоктыруның 22 очрагы Казанда ачыкланган. Буа һәм Питрәч районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Саба районнарында берешәр кеше Cоvid-19 йоктырган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7448 очрагы теркәлгән, 6341 кеше (шуларның 23е – узган тәүлектә) терелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса