Татарстанда сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 250 миллион сум чамасы акча тотылачак
Акча «Мәдәният» милли проекты буенча бүлеп бирелде.
Быел Татарстанга федераль бюджеттан сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга төбәкләр арасында иң күп акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Акча «Мәдәният» милли проекты буенча бүлеп бирелде.
Министр, авыл клубларын ремонтлау буенча эш дәвам итә, дип сөйләде. Моннан тыш, сәнгать мәктәпләренә, илдәге гамәлдәге хәлгә карамастан, инструментлар кайтартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа