Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда «Сәламәтлек гади генә» дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала

Беренче эфир иртәгә, 26 ноябрьдә «Күкрәк сөтенә – өстенлек» темасына узачак.

26 ноябрьдә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән «Сәламәтлек гади генә» дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

Проектның максаты – халыкның санитар грамоталылыгын арттыру йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалау.

Проект атна саен «YouTube» каналында – «Здоровье просто» каналында туры эфирда узачак.

Беренче эфир 26 ноябрьдә «Күкрәк сөтенә – өстенлек» темасына узачак. Очрашуга Ләйлә Ринат кызы Фазлыева (ТР Премьер-министры урынбасары) һәм Анна Анатольевна Бабинцева (ТР сәламәтлек саклау министрлыгы  штаттан тыш баш неонатологы, Казан шәһәре 7нче хастаханәдә неонатология буенча баш белгеч, Казан Дәүләт медицина университетының   госпиталь педиатриясе кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты) чакырылдылар.

Каналга язылырга мөмкин: https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpUcZA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса