Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда шәхси йорт янган

Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Кичә Мамадыш районының Норма авылында Үзәк урамда шәхси йорт янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенче Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 15.15 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына килде. Бер сәгатьтән соң янгын тулысынча сүндерелә. Янгынның гомуми мәйданы 40 кв. м. тәшкил итә.

28 яшьлек йортның хуҗасы янган йорттан янгын сүндерүчеләр килгәнче үк чыга алган. Ул узган ел авыл җирлеге башлыгы тарафыннан урнаштырылган янгын хәбәрчесе сигналын ишеткән. Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе — электр җиһазны монтажлау кагыйдәләрен бозу. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса