Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлаячаклар

Илнең 63 төбәгеннән килгән вәкилләр теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр зоотехниклар-сөт һәм ит терлекчелеге селекционерларының эре Бөтенроссия конкурсы узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.

Илнең 63 төбәгеннән килгән вәкилләр теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Конкурс зоотехник-селекционерларның һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Хайваннарның токымнары бәяләнәчәк: бер бирем – үгезләрнең кызларына линия бәясе нигезендә төзелгән экстерьер профильләре буенча характеристикасы. Зоотехниклар шулай ук сыерларның пародын һәм генеалогиясен билгеләргә тиеш булачак.

"Нәсел эшен үстерүгә өлеш керткән өчен «номинациясендә нәсел терлекчелеге өлкәсендә фәнни эшләр башкарылган оешма вәкиле, шулай ук нәселле терлекчелекне популярлаштыру белән шөгыльләнүче затка бүләк булачак. «Эшкә мәхәббәт белән» номинациясе призы төбәк делегациясенә иҗади эшчәнлекне күрсәткән өчен тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса