Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ракка каршы фондтан 300 мең сумнан артык акча урлаганнар

Фондтан акча урлау факты буенча мошенниклык һәм хезмәт вазифасын үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.

Татарстанда ракка каршы фондтан 300 мең сумнан артык акча урлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фонд ике ел элек Республика клиник онкодиспансеры тарафыннан гамәлгә куелган булган. Тикшерү буенча, фонд төзүдә ихтыяҗ булмаган, чөнки 1997 елдан бирле шул максатларда Татарстанда ракка каршы иҗтимагый фонд эшләгән. Яңа шундый ук оешма барлыкка килү акча таралуына китергән.

2017-2018 елларда фонд счетына күчерелгән акчалар онкофонд башлыгы җитәкчелек иткән коммерцияле оешмалар арасында билгеләнгән. Акчалар төрле чаралар, тренинглар һәм конференцияләр үткәрү өчен дә юнәлдерелгән.

Тикшерү ачыклаганча, конференция үткәрүгә 760 мең сум акча күчерелгән, әмма коммерция оешмаларына бу акчаның яртысы гына барып җиткән.

Татарстанда ракка каршы фондтан акча урлау факты буенча мошенниклык һәм хезмәт вазифасын үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/10/169458/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса